кура жилэге варенье рецепты
Кура җиләгеннән варенье
Кайнату өчен 1 килограмм җиләккә, 0,5 килограмм шикәр комы алына.
1. Кура җиләген чистартабыз, юмыйбыз.
2. Эмаль кастрюльгә бер уч кура җиләген беренче катлам итеп салабыз.
3. Өстенә шикәр комы,тагын бер катлам кура җиләген салабыз.
4. Шулай беткәнче сала барабыз.
5. Кура җиләге кырыйга су чыгарганчы шикәр комы сок белән кушылганны көтеп торабыз.
6. Аннары кастрюльне салмак утка куябыз.
7. Кайнатып чыгарабыз, акрын гына болгатып җибәрәбез.
8. Кайнап чыкканнан соң, 5 минут тотабыз да, уттан алабыз. Күбеген алырга да онытмыйбыз.
Вареньены банкаларга тутырабыз да, одеал белән каплап, суытабыз. Инде кышны көтәргә генә кала.
Тәмле һәм файдалы булсын.
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
+7 (843) 222-0-999 (1304)
Редакциянең электрон почтасы
Баш редактор урынбасары
«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Intertat (Интертат) республика электрон газетасы редакциясе».
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла.
Кура җиләге кайнатмасының борыннан килгән рецепты.
Күпләрегез белмидер әле, кура җиләгендә салицил, лимон, алма һәм шәраб кислоталары бар. Шуңа күрә ул ялкынсындыру һәм температура төшерү чарасы буларак та кулланыла.
Балачакта без еш кына урамнан юешләнеп, суга батып керә идек. Без чирләп китмәс өчен, әниебез безне коры киемнәргә киендереп өстәл янына утырта һәм кура җиләге кайнатмасы белән чәй эчертә иде. Ә аннан соң без манма тиргә батып җылы юрган астында тирән йокыга талабыз. Менә шул рәвешле, салкын тию авырулары безне читләп китә иде.
Рецепт түбәндә:
Кура җиләгеннән биш минутлык кайнатма
Әлеге искиткеч кайнатманы әзерләү өчен бөтен килешле, тыгыз, корт белән зарарланмаган җиләкләрне сайлап алырга кирәк. Шуңа күрә җиләкләр бөтен калсын өчен, кура җиләге һәм шикәрне бик сак кына болгатырга. Һәм бераз вакыт үтү дәверендә барлыкка килгән сок сиропында акрын утта кайнатырга кирәк.
Ингредиентлар һәм пропорцияләр:
Кура җиләге 1.5 кг
Шикәр 1,5 кг
Продуктларны 1:1 пропорциясе белән алабыз.
Бөтен кура җиләкләрдән кайнатма әзерләү тәртибе:
1. Җиләкләрне чүп-чардан (яфраклар, корткычлардан) чистартабыз. Аларны су белән бөркеп алабыз да дуршлагка салып саркытабыз.
2. Кайнатма пешереләчәк савыт-сабага шикәр комының яртысын салабыз.
3. Аның өстенә бөтен килешле бар җиләкне дә салабыз.
4. Калган шикәрне җиләк өстенә җәябез.
5. Булачак «дәва» кайнатмасын үз савытында 5-6 сәгатькә сок чыгарыр өчен калдырабыз. Гадәттә, күпләр моны төнлеккә каршы эшләп калдыра.
6. Икенче көнне иртән банкаларны стерильләштерәбез дә, кайнатманың үзенә тотынабыз.
7. Сүрән ут кабызабыз һәм кайнатманы плитәгә куябыз. Җиләкләрнең бөтенлеген югалтмас өчен, акрын гына бутап торабыз.
8. Шикәр эреп беткәч, утны беразга гына көчәйтәбез.. Кайнатма кайный башлагач, тагын 5 минут утта тотабыз. Игьтибар, кайнатма өстеннән барлыкка килгән күбекне җыеп торырга һәм акрын гына бутап торырга онытмагыз.
9. Банкаларга әзер кайнатманы тутырабыз да, капкач белән каплап саклауга куябыз. Әлеге кайнатма белән эчкән чәйләрегез сихәт һәм дәва бирсен.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Варенье кайнату өчен 5 төрле рецепт. Ошаганын сайлап алыгыз
Үз согындагы бакча җиләге. Юылган җиләкләрне сөзгечкә салып суын саркытыгыз. Аннары җиләкләрне, өстенә шикәр комы сибә-сибә, бер литрлы банкага тутырыгыз. һәм банканың капкачын ябып, сулы мунчада ун минут стерильләштерегез. 3 килограмм җиләккә 900 г шикәр комы кирәк.
Чияле җиләк вареньесы. Юылган җиләкне изгәләп, боламык ясагыз, шикәр комы өстәп, салмак утта шикәре эрегәнче тотыгыз. Аннан соң юып, төше әрчелгән чияләрне шул кайнап торган җиләккә салып болгатыгыз.
10-15 минут кайнатыгыз. Шуңа лимон согы белән вакланган лимон кабыгы өстәп, тагын бер кат кайнатып чыгарыгыз. әзер вареньены стерильләштерелгән банкага тутырып, капкачлагыз.
2 кг төче чиягә (черешня): 1 кг вак бакча җиләге, 3 кг шикәр комы, ярты лимон согы һәм кабыгы кирәк.
Крыжовниктан желе. Пешеп җитмәгән каты крыжовникны юып кәстрүлгә салыгыз да, берничә кашык су өстәп, өстен томалап пешерегез. Аннары крыжовникны иләк аша уздырыгыз. Шул барлыкка килгән катнашмага шикәр комы салып, 20 минутлап кайнатыгыз. Варенье пешеп җитәр алдыннан кызыл карлыган согы кушып болгатыгыз.
1 килограмм крыжовникка: 500 г шикәр комы, 3 аш кашыгы кызыл карлыган согы кирәк.
Кара карлыганнан мармелад. Юылган кара карлыганны табага салып, кайнар мичтә кайный башлаганчы тотыгыз. Шул кайнар катнашманы бераз суытып, иләк аша чыгарыгыз һәм шикәр комы кушып болгатып, кабат табада 200 градус кызулыктагы мичкә куегыз. әлеге җиләк катнашмасы кайнап чыккач, болгата-болгата, 15-20 минут кайнатыгыз.
Аннары шул җылы карлыган катнашмасын тигезләп фольга яисә пергамент кәгазьгә җәеп, бүлмә температурасында киптерегез.
60 градус кызулыктагы мичтә дә киптереп алырга мөмкин. Киптерелгән карлыган катламын кисәк-кисәк кискәләгез. 1 кг карлыганга 300 г шикәр комы (1,5 стакан) кирәк.